Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа җыр коллективлары милли бәйрәмнәрне бизәделәр

Район мәдәният йортында эшләп килүче җыр, бию һәм фольклор ансамбльләре Бөтенроссия, республика күләм милли бәйрәмнәрдә уңышлы чыгыш ясадылар.

Лаеш районы Никольское авылында уздырылган “Каравон” рус фольклор бәйрәмендә районнан 6 иҗади коллектив катнашты. Алар – “Рябинушка”, “Раздолье”, Эдельвейс”, “Соловушки”, “Ложкари” ансамбльләре, “Вдохновение” бию төркеме. Шулай ук мәдәни үсеш үзәге солисты Алинә Сафина үзенең җырлары белән бәйрәмне бизәгән.

Моннан тыш “Уяв” чуаш фольклор коллективы Ульяновск шәһәрендә узган “Акатуй” бәйрәме сәхнәсенә чакырылды. Биредә буалы коллектив милли гореф-гадәтләрне югалтмыйча саклаганнары, борынгы чуаш җырларын халыкка җиткергәннәре өчен югары бәяләнде, бәйрәмне оештыручылар диплом алдылар.

Шулай ук чуаш фольклор коллективлары Әлши авылында “Микула Уяве” милли район бәйрәме уздырдылар. Анда Әлши, Боерган, Чуаш Киштәге авыллары мәдәният йортларында эшләп килүче җыр-бию осталары катнашты.

Ә “Ләйсән” җыр һәм бию ансамбле солистлары Сабантуйга әзерләнәләр. Алар Сабан эшләре беткәч, татар халкының җиршгә орлык керүенә шатланып, муң уңыш теләп башкарылган җырларын яңгыратачаклар. Шулай ук районның төрле авылларында мәдәният йорты һәм китапханәчеләр “Сөрән сугу”, “Сөлге җыю” кебек милли бәйрәмнәрен үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев