Буада 1 мең сум штраф түләмәгән йөртүче арестка алынды
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1978 елгы йөртүчегә иминлек каешын эләктермәгән өчен 1 мең сум штраф бирелгән булган. Ул үз вакытында түләмәгән. Нәтиҗәдә аның бу эше җәмәгать судына кадәр барып җиткән. Суд карары нигезендә ул 5 тәүлеккә арестка алынган. Бу уңайдан район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары йөртүчеләргә барлык штрафларны вакытында...
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1978 елгы йөртүчегә иминлек каешын эләктермәгән өчен 1 мең сум штраф бирелгән булган. Ул үз вакытында түләмәгән. Нәтиҗәдә аның бу эше җәмәгать судына кадәр барып җиткән. Суд карары нигезендә ул 5 тәүлеккә арестка алынган.
Бу уңайдан район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары йөртүчеләргә барлык штрафларны вакытында түләргә киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев