Буада 192 урынлык мәктәп төзелеше дәвам итә
Буада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 192 урынлык мәктәп төзелеше дәвам итә.
Мәктәп ике катлы, гомуми мәйданы 5931 кв. м итеп төзелә.
Бүгенге көндә объектта тышкы стеналарны җылыту, фасад кронштейннарын урнаштыру, керамогранит белән тышлау, вертикаль планлаштыру, түбә ясау, җылыту системасын, вентиляция һәм кондиционерлау системаларын кору эшләре башкарыла. Объектның әзерлеге 50% тан артык. Мәктәп өчен заманча җиһазлар, мебель китерү һәм урнаштыру, шулай ук территорияне төзекләндерү каралган.
Мәгариф учреждениесендә сыйфатлы белем алу, талантларны тулы канлы үстерү, шәхес тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев