Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада 7 кеше исерек килеш рульгә утырган

Буада 7 йөртүче исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен суд эскәмиясенә утырды.

 

Беренчесен, 50 яшьлек буалы ир-атны, инспекторлар Казан-Буа-Ульяновск трассасында туктаталар. Ул “Лада Веста” автомобиленә салмыш килеш утырган була. Аңа карата суд 1,6 елга йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф түләттерү хакында карар чыгара. Чираттагы буалыга да шундый ук гаебе булган өчен административ җәза бирелә. Анысы “права”сын алдырган килеш кабат рульгә утырган. Туктаткач, ир медицина тикшерүеннән баш тарта.

Яшел Үзән районында яшәүче йөртүче дә Буада “килеп капкан”. Аны шәһәрнең Космовский урамында туктатканнар. Ул да суд аша үз җәзасын алган. Тагын өч йөртүче дә шул ук хөкемгә тартылган.

Җиденче гаепләнүче – 44 яшьлек автоледи. Аны шәһәрнең Энергетиклар һәм Космовский урамнары чатында туктаталар. Ул да закон каршында җавап биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев