Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада 9 Майда Үзәк мәйданда узачак  театрлаштырылган  тамаша нәрсәгә багышланачак?

Быел тамаша сугыш башланган көнне туй итәргә җыенган Татьяна белән Володяның  язмышын чагылдырачак.  

Сценарий авторлары Зөһрә Талипова белән Рөстәм Әхмәдуллов белдерүенчә мондый ачы язмыш районда шактый гаиләләргә кагылган булса кирәктер. Шуңа да әлеге темага алынырга булганнар. Ул реаль вакыйгаларга корылмаса да, тетрәндергеч булачак, диләр авторлар.   Ә сценарийның исеме : “Сугыш турында сөйлә  миңа” дип аталачак.

Сюжетта төп герой Володя оныгы  белән Җиңү парадына килгәч, бала анардан сугыш турында сөйләвен сорый. Шунда  Володя белән Татьяна  башыннан узган вакыйгалар мәйданда өзек-өзек булып тамашачы игьтибарына күрсәтеләчәк.  Быел буалыларны тамаша ахырында да дулкынландыргыч мизгелләр көтәчәк. Кыскасы, 9 Майда  Җиңү бәйрәме көнне сезне Үзәк мәйданда зур тамаша көтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев