Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада 90 яшьлек юбилярларны тәбрикләделәр (фоторепортаж)

Шушы көннәрдә район җитәкчелеге шәһәрдә һәм авылларда яшәүче 90 яшьлек юбилярларны котладылар. Аларга Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Иске Суыксудан, бүгенге көндә Бикмураз авылында яшәүче Зәкия Хөсәеновага юбилей уңаеннан изге теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең газлаштыру буенча урынбасары Вәгыйзь Гомәров, халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре...

Шушы көннәрдә район җитәкчелеге шәһәрдә һәм авылларда яшәүче 90 яшьлек юбилярларны котладылар. Аларга Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Иске Суыксудан, бүгенге көндә Бикмураз авылында яшәүче Зәкия Хөсәеновага юбилей уңаеннан изге теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең газлаштыру буенча урынбасары Вәгыйзь Гомәров, халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре җиткерделәр. Ул бүгенгесе көндә кызы Гөлфия тәрбиясендә яши. Зәкия апа иртә тол калып, ике баласын үстереп, аларга югары белем биргән.

Казма авылында шулай ук 90 яшьлек туган көнен билгеләп үтүче Сөембикә Хисамовага мондый тәбрикләүләрне муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, халыкны социаль яклау хезмәткәрләре җиткерде.

Гомер бәйрәме уңаеннан чираттагы тәбрикләүләрне Вольнистан авылында яшәүче Мәрьям Зыятдинова алды. Гомере буе ашханәдә ашчы булып эшләгән юбиляр янына шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева килде. Ул Мәрьям әбигә озын гомер, саулык-сәламәтлек теләде.

 

Иң изге теләкләрне шәһәрдә яшәүче сугыш ветераны Имаметдин Сәлахов та кабул итеп алды. Ул Бөек Ватан сугышында пантон күперләр төзүен, сапер булып эшләвен сөйләде. Ветеранны туганнары, якыннары да котлап узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев