Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада “АБВГДЕЙКа” бакчасына килүчеләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре каршылады (фоторепортаж)

Бүген шәһәрнең "АБВГДЕЙКа" бакчасына килүчеләрне "капка төбендә" ЮХИДИ хезмәткәрләре каршылады. "Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында "Күренерлек бул" исемендәге профилактик чара барышында "Татарстан Республикасының БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева һәм район ЮХИДИ бүлекчәсенең административ законнарны башкару буенча өлкән инспекторы Александр Маляшов балаларга...

Бүген шәһәрнең "АБВГДЕЙКа" бакчасына килүчеләрне "капка төбендә" ЮХИДИ хезмәткәрләре каршылады. "Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында "Күренерлек бул" исемендәге профилактик чара барышында "Татарстан Республикасының БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева һәм район ЮХИДИ бүлекчәсенең административ законнарны башкару буенча өлкән инспекторы Александр Маляшов балаларга ут кайтаргыч стикерлар, ә әти-әниләргә аларны ябыштыруның мөһим икәнлеген аңлаткан буклетлар тараттылар һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өндәделәр. Бүләк өләшүчеләр белән фотога төшүчеләр дә күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев