Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында Әфганстан сугышында һәлак булучы батырларга истәлек такталары ачылды (фото)

Әфганстан сугышында һәлак булган егетләрнең туган йортлары диварларына истәлек итеп фотолары белән мәрмәр такталар беркетелде.

 

Сугышчан иптәшләренең хәтерен мәңгеләштерү йөзеннән моны районның сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Советы оештырды. Батырлар турында истәлекләр яңарды. Беренче  тактаны Килдураз авылында Шәрәфетдин Баһаветдинов яшәгән йортка беркеттеләр. Егет 1981 елның 9 сентябрендә Әфганстанда сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Шәрәфетдиның әнисе Хажия улы турында истәлекләрен күз яшьләрсез сөйли алмады.

Һәлак булган  икенче батыр якташыбыз Рәсим Мәүлетов. Ул  Кыр Энәле авылыннан. Егет кечкенәдән уңган, тырыш була. Армиягә киткәнче берүзе бер машина каен утыны ярып калдырган. Хәрби хезмәтне тәмамлап кайткач туган өен кирпеч белән тышларга хыялланган. Бу турыда Рәсимнең әнисе сөйләде.

Геройларның тагын берсе Фәрит Әхмәтов Аксу авылында туып-үскән. Армиядән хатларны минем барысы да әйбәт, әни, үзеңне сакла, дип яза торган булган. “Әфганчы”ның әнисе бүген исән түгел.  

Һәлак булган сугышчы-интернационалчыларның туган йортлары диварларына истәлек такталары беркетү инициативасы әфганчылар Советы идеясе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев