Буада җәяүлене бәрдерү очрагының сәбәпләре билгеле булды
Буада җәяүлене бәрдерү очрагының сәбәпләре билгеле булды
Кичә, 16 гыйнвар көнне, көндезге 12 сәгатьтә Буа шәһәренең Карташов урамында җәяүлене бәрдерүләре турында хәбәр иткән идек. Хәл болай була: “Лада-Ларгус” автомобиле, Космовский ягыннан борылып, Карташев урамы буйлап хәрәкәт иткәндә җәяүлене бәрдерә. Каза күрүче - 54 яшьлек хатын-кыз. Район ГАИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул уң яктан юл кырыеннан атлаган һәм, арттан транспорт килү-килмәвен тикшермичә генә, автомобиль юлын аркылы чыга башлаган, нәтиҗәдә арттан килүче “Лада-Ларгус”ка бәрелгән. Хатын-кыз бәрелүдән аңын югалткан һәм тиз арада район үзәк дәваханәсенә китерелгән. Беренче медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, ул Казанның 7 номерлы дәваханәсенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев