Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада "Аулак өй батлл" бәйгесе узды (+фото)

Бәйге алты район катнашында узды.

Буалылар республиканын иҗат әһелләре белән " Аулак өй-баттл"да көч сынашты. Шәһәрнен М.Вахитов исемендәге  гимназиясендә республика күләм проект-"Аулак өй-баттл" бәйгесе үтте. Буа данын гимназия укучылары командасы һәм "Ак калфак" татар хатын кызларынын иҗтимагый оешма әгьзалары яклады.Чара гимназия укучылары чыгышыннан башланды. Әлеге проектнын авторы "Үз өем" журналы редакторы Сәрия Закирова. Анын максаты - татар халкынын милли гореф гадәтләре белән таныштыру, милли гореф гадәтләргә, йолаларга ихтирам, җырлы-биюле уеннар аша туган телгә һәм әдәбиятка карата хөрмәт тәрбияләү. Алты районнан килгән командалар классик әдәбияттан бирелгән шигырьләрнен исемен һәм авторын белергә, тиз арада такмаклар язып җырларга тиеш иде. Шунда ук йөзек салыш уены оештырылды. Буа командасы Кайбыч районыннан килүчеләр белән көч сынашты. Бәйге төркемендә ТР язучылар берлеге әгьзасы, Гөлнур Айзетуллова да катнашып үзенен өр-яна гына язылган шигырен тәкьдим итте. Командалар арасындагы бәйгедә унышлы чыгыш  өчен  гимназиянен 11 нче сыйныф укучысы Ильяс Абульханов, "Аккалфак"лы Нурдания Низамова җинүче исеменә лаек булды. Алар республика командасы составында  алдагы этапта катнашу хокукы алды.
"Аулак өй-баттл"проекты катнашучылары проект җитәкчесе, ТР журналистлар берлеге әгьзасы Сәрия Закирова, жюри рәисе С.Сөләйманова премиясе лауреаты, шагыйрә Фәүзия Солтан имзалаган  сертификатлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев