Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада һава торышын балалар хәбәр итә

Күптән түгел "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясендә күрсәтелүче "Һава торышы" чыгарылышын шәһәр мәктәпләре укучылары алып бара башлады. Һава торышы фаразын балалардан сөйләттерү җир-ле телевидение инициативасы. Беренче булып Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары эфирга чыкты - IV "А", "Б" сыйныфларыннан Илья Роженцов, Аяз Фәттахов, Инсаф Габитов, Муса Таҗетдинов, Алексей Мещанов, Денис Докукин,...


Күптән түгел "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясендә күрсәтелүче "Һава торышы" чыгарылышын шәһәр мәктәпләре укучылары алып бара башлады.
Һава торышы фаразын балалардан сөйләттерү җир-ле телевидение инициативасы. Беренче булып Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары эфирга чыкты - IV "А", "Б" сыйныфларыннан Илья Роженцов, Аяз Фәттахов, Инсаф Габитов, Муса Таҗетдинов, Алексей Мещанов, Денис Докукин, Әдилә Сабитова үзләрен Куранов һәм Анастасия ролендә сынап карадылар.
- Ничек куркытканын бел-сәгез, телевизордан әйтә-се сүзләремне кат-кат укып, ятласам да, барыбер дулкынландым, - дип сөй-ли Муса. Яшь "журналистлар" тапшыру алдыннан эфир текстын дусларча бү-лешкәннәр: Әдилә, мәсә-лән, телевизор караучыларга кич булачак һава торышын, Аяз алдагы ике көннекен сөйләгән. Фараз тагын да үтемлерәк булсын өчен балалар үзләре ясаган яңгыр, кояш, болыт рәсемнәрен күрсәтеп чыгыш ясаганнар.
-Безгә эфирга чыгу бик ошады. Үзебезне телевизордан күргәч бик горурландык, - диләр малайлар һәм араларында бердәнбер кыз Әдилә. Бу хәлгә бигрәк тә аларның әби-бабайлары шатланган. Оныкларын мондый телевизион проектта катнаштырган өчен мәктәпкә шалтыратып, сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт әйткәннәр. Шушы вакыйгадан соң балалар телевизордан төрле каналлардан күрсәтелүче һава торышы турындагы тапшыруларны игътибар белән карап бара башлаганнар. Тәҗрибә тупларга кирәк ич! Әнә. "Эфир" каналында Константин Куранов, Анастасия, "Татарстан-Яңа гасыр"да яшь, чибәр кызлар ничек мавыктыргыч сөйлиләр.
- Бәлки без дә киләчәктә журналист һөнәрен үзләш-терербез, телевизор "йолдызлары" булырбыз, - ди барлык егетләрнең фикерен туплап Әдилә Сабитова.
Җирле телевидениедән һава торышы чыгарылышын алга таба да балалар алып барачак. Р. З. Сәгъ-диев исемендәге мәктәп укучылары старт биргән эстафетаны башка уку йортларыныкылар да дә-вам итәчәк.
Әлфинур ЙОСЫПОВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күптән түгел “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясендә күрсәтелүче “Һава торышы” чыгарылышын шәһәр мәк...