Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада авариягә очраган “Ашыгыч ярдәм” автомобиле күрше районнан килгән булган (фото)

Шәһәрнең Казан Ульяновск трассасында Васильевка бистәсе кафесы янында булды. Кайбыч районыннан Буа дәваханәсенә килеп баручы “Форд-Транзит” ашыгыч ярдәм “каретасы” каршы як полосага чыгып, каршысыннан баручы автомобильләрне уза башлый.

Шул вакыт  каршысыннан хәрәкәт иткән “Х RAY” автомобиле кафега табан борыла башлый. “Ашыгыч ярдәм” автомобиленең тизлеге зур булу сәбәпле, туктап өлгерми һәм аның артына килеп керә.  Чит ил автомобиле хуҗасы тән җәрәхәтләре ала. Буа дәваханәсенә ашыгучы транспорт хәвеф сигналы утларын кабызган була, ә тавыш бирү сигналын кабызмый. Район ЮХИДИ бүлекчәсе биргән мәгълүматлар буенча, махсус транспорт чаралары,  авыруга ашыгыч ярдәм итү кирәк булган очракта, юлда хәрәкәт итүче башка транспорт чаралары игътибарын юнәлтү өчен аның икесен дә кабызырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев