Буада авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң зур бүләкләргә кемнәр лаек булды? (+фото)
Аларны бүген узган алдынгылар слетында Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды. Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Россия агропромышленность комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен" Алтын медале белән бүләкләнде. "Авангард" агрофирмасы директоры урынбасары Расыйх Яфизов "Россия Федерациясе агропромышленность комплексының мактаулы хезмәткәре" исеменә лаек булды....
Аларны бүген узган алдынгылар слетында Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды. Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Россия агропромышленность комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен" Алтын медале белән бүләкләнде. "Авангард" агрофирмасы директоры урынбасары Расыйх Яфизов "Россия Федерациясе агропромышленность комплексының мактаулы хезмәткәре" исеменә лаек булды. "Дружба" агрофирмасы директоры урынбасары Радик Гыйсмәтовка Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы минстрлыгының, "Коммуна" җәмгыяте механизаторы Фәрит Ибраһимовка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. "Авангард" агрофирмасының сыерларны машина белән саву операторы Сиринә Садыйкова һәм "Дружба" агрофирмасы механизаторы Александр Степанов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Тәбриклибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев