Буада авылларда шимбә көннәрендә балалар бакчага дежур төркемнәргә киләчәк
Сентябрьдән башлап авыл җирлекләрендәге мәктәпкәчә мәгариф учреҗдениеләре биш эш көненә калдырылган иде. Бу кайбер авылларда ата-аналарда ризасызлык тудырды. Быелның 27 ноябреннән район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләрендәге мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә шимбә көннәрендә дежур төркемнәр оештыру турында карары чыгарылды. Шимбә көнне балаларын бакчага йөртергә теләүче ата-аналар гариза язарга тиешләр, өстәмә түләү...
Сентябрьдән башлап авыл җирлекләрендәге мәктәпкәчә мәгариф учреҗдениеләре биш эш көненә калдырылган иде. Бу кайбер авылларда ата-аналарда ризасызлык тудырды. Быелның 27 ноябреннән район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләрендәге мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә шимбә көннәрендә дежур төркемнәр оештыру турында карары чыгарылды. Шимбә көнне балаларын бакчага йөртергә теләүче ата-аналар гариза язарга тиешләр, өстәмә түләү график нигезендә билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев