Буада авыл хуҗалыгы кооперативы оештыру турында сөйләштеләр (фото,)
Буада авыл хуҗалыгы кооперативы оештыру турында сөйләштеләр (фото)
Бүген районда яшелчәчелек, җиләк-җимеш, бакчачылык, хәтта төрле үләннәр җыю белән шөгыльләнүче авыл халкы белән әлеге темага очрашу булды. Район башлыгы Ранис Камәртдинов бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы продукцияләренә ел әйләнәсе сорау зур булуын ассызыклады. Шуңа күрә бүген җитештерелгән бер генә продукт та әрәм булмасын өчен, авыл кешесенә ярдәм итәргә кирәк дигән фикер белдерде ул. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртеп сатуда уңышка ирешкән Раил Фазулзянов әлеге максатта буалыларга кооперативларга оешу кирәклеге турындагы тәкъдим белән чыкты. Республикада авыл хуҗалыгы кооперацияләре үсеше буенча белгеч Ирина Лукина кооперативка керү механизмнары, шартлары турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Әлеге тема турында күбрәк мәгълүмат видеода карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев