Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узачак

Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре дәвам итә.

Арча районында фермерлар, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Банк өлкәсе вәкилләре белән чираттагы шундый очрашу узды. Аны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, авыл бизнесына дәүләт ярдәме, фермерлык хәрәкәте һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү, шулай ук авыл кешеләренең эшлекле активлыгын стимуллаштыру чаралары турында фикер алышучы традицион зона киңәшмәләре Татарстанда ел саен үткәрелә һәм быел 18 нче мәртәбә уздырыла. Дәүләт Советы депутатлары республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашалар һәм килеп туган проблемалар турында фикер алышалар, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәләр.

 

Фото «Буинск-информ» архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев