Буада авыл хуҗалыгы җитештерүе уңганнарын хөрмәтләделәр
Традицион алдынгылар слеты бүген Буа дәүләт драма театры бинасында үтте.
Еллык эшкә нәтиҗә ясау тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директорының агропромышленность комплексы буенча урынбасары Камил Галиев та катнаштылар.
Авыл хуҗалыгы уңганнарына рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен беренче булып муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов җиткерде. Агымдагы елда ирешелгәннәр турында бәян итте. 185 мең тонна ашлык суктырып алган район быел тулай уңыш күләме буенча республикада беренчелекне яулады. Шулай ук шикәр чөгендерен дә иң күп – 482 мең тонна җыеп алдылар. Ит, сөт җитештерү буенча да күрсәткечләр начар түгел.
Менә шундый уртак уңышка өлеш хезмәт алдынгылары бер-бер артлы сәхнә түренә чакырылдылар. Аларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләүләр Казан һәм Чабаксар шәһәре артистлары башкаруында җырлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев