Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада авылларда мал асраучыларга булачак субсидияне алу тәртибен аңлаталар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге җиткергән хәбәрне авыл җирлекләрендә халыкка аңлата башладылар.

Әлеге субсидия кемнәргә тиеш соң? Яңалык  шәхси ярдәмче хуҗалыгына 6 айга кадәр зурлыктагы үгез бозау сатып алучыларга кагыла. Субсидиянең түбәндәге шартларда бирелә:

1. Субсидия күләме — бер башка 35 мең сумга кадәр, ләкин сатып алынган бозау бәясенең 50 процентыннан артык түгел.

2. Үгез бозауларны бары тик күмәк хуҗалыклардан гына сатып алу рөхсәт ителә, документлары (сатып алу килешүе, акты, банкка түләнгән квитанция, ветеринар белешмәләре) булырга тиеш.

3. Шәхси хуҗалык субсидия алгач 3 ел дәвамында үгез бозау асрарга тиеш була, үгез суелган саен аның урынына янасын булдыру шарт. Ягъни терлек асрауны өч ел дәвамында туктатмаска кирәк.

4. Бер шәхси хуҗалыкка 15 башка кадәр субсидия алырга мөмкин.

Шулай ук мондый ярдәм сарык асраучыларга да каралган. Аның күләме – бер башкас 1 мең сум. Субсидия малның баш саны быелның 1 гыйнварына электрон авыл хуҗалыгы кенәгәсенә кертелгән хуҗалыкларга бирелә.

 

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буа районында әлегә нибары бер күмәк хуҗалыктан - “Заря” агрофирмасыннан гына сатып алырга мөмкин. Теләгән кеше барлык таләпләргә туры китереп башка районнардан да сатып ала ала. Әлеге чара терлекчелекне үстерү, төбәктә малларның баш санын арттыруны күздә тотып эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев