Буада Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” X республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте
Кичә Буа районы Яңа Чәчкап төп гомуми белем мәктәбендә Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” X республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.
Әлеге конференция районыбыз горурлыгы булган, шагыйрь, журналист, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар Союзы әгъзасы, авыл хуҗалыгын мәдәни яктан үстерү отличнигы, унике поэма һәм меңнән артык шигырь авторы, Гаяз Исхакый исемендәге дәүләт бүләге лауреаты – Әхмәт ага Рәшит истәлегенә багышланды.
Конференциядә республиканың төрле районнарыннан килгән педагоглар һәм укучылар актив катнашты. Конференция барышында укучылар үзләренең иң яхшы тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.
Конференция ел саен Татарстан Республикасы язучылар союзы һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә уза. Бәйрәмгә шагыйрьләрдән- Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Рәсимә Гарифуллина, Вәзыйх Фатыйхов, Галия Гайнетдинова, Миләүшә Гильфан, ТР Дәүләт Советы тәрҗемәчесе - Гөлназ Исмәгыйлева, " Гасырлар авазы" журналының баш мөхәрире - Кадыйров Рамил, "Болгар" радиосы алып баручысы- Фаил Гыймадов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор - Газимҗан Шарафутдиновлар кайткан иде. Конференциядә 120 дән артык фәнни- гамәли эш, шигырь, хикәя каралды. Укучыларның күбесе мактау кәгазьләренә ия булдылар.
Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән эшләр югары дәрәҗәдә башкарылган . Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Әхмәт Рәшитнең рухи мирасларын өйрәнү, саклау, барлау бүгенге көндә дә дәвам итә.
Конференция бик эчтәлекле, үзенчәлекле, фәнни яктан төгәл , камил итеп оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев