Буада балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре өчен беренче тапкыр Аҗаган уеннары узды
«Зарница 2:0» хәрби-патриотик уены «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылды.
Ул "Импульс" спорт комплексында үтте. Шәһәр балалар бакчаларының әзерлек төркемнәреннән барлыгы тугыз команда катнашты. Һәрберсе бердәм формада һәм үз капитаны белән. Сабыйлар стройда атлап йөрделәр, музыка астында марш бастылар, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Сынаулар сигез төрле станциядә узды.
- Патриотик тәрбияне балалар бакчасыннан башларга кирәк. Балаларның яшьтән үк Ватанны яратулары һәм аның әһәмиятен аңлаулары мөһим, – дип билгеләп үтте "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлекчәсенең кураторы Наталья Храмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев