Буада балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларны тукландыру кем хисабыннан оештырыла?
Буа районы башкарма комитеты карары нигезендә барлык белем бирү учреждениеләрдә уку елы дәвамында түләүсез тукландыруга бала башына 6 сум 80 тиен акча бүлеп бирелә. Моннан тыш гаиләләрендә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче укучыларга район бюджетыннан (укучы башына 10 сум ) һәм мәктәп яны участогыннан алынган керемнән ташламалы тукландыру...
Буа районы башкарма комитеты карары нигезендә барлык белем бирү учреждениеләрдә уку елы дәвамында түләүсез тукландыруга бала башына 6 сум 80 тиен акча бүлеп бирелә. Моннан тыш гаиләләрендә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче укучыларга район бюджетыннан (укучы башына 10 сум ) һәм мәктәп яны участогыннан алынган керемнән ташламалы тукландыру каралган. Район буенча баланың уртача әбәте 21 сум 50 тиенгә төшә. 2016-2017 уку елында туклану буенча ташламалардан 83 укучы файдаланган.
Быел уку елы башыннан район мәктәпләрендә ата-аналар кертеме хисабыннан ике тапкыр кайнар азык белән туклану оештырылган. Бу хакта алдан ук аңлату эшләре алып барылган, акча җыю белән әти-әниләр комитетлары шөгыльләнә. Барлык мәгълүматлар мәктәп стендында урнаштырылган.
фото Poznavatelnij.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев