Буада балаларда вируслы пневмония арта? Сәбәп нәрсәдә?
Сентябрьдә - 6, октябрь аенда 13 (!) очрак теркәлү район дәваханәсе табибларын борчуга сала. Яшь организм өчен куркыныч тудыручы әлеге авыру ни сәбәпле шулай баш күтәрә соң? Район дәваханәсе эпидемиологы Резеда Җәләлова моны пневмония белән авыручы балаларның берсенең дә пневмококк вирусына, гриппка каршы вакцина ясатмауларыннан күрә. Прививка булмагач грипп катлаулана....
Сентябрьдә - 6, октябрь аенда 13 (!) очрак теркәлү район дәваханәсе табибларын борчуга сала. Яшь организм өчен куркыныч тудыручы әлеге авыру ни сәбәпле шулай баш күтәрә соң? Район дәваханәсе эпидемиологы Резеда Җәләлова моны пневмония белән авыручы балаларның берсенең дә пневмококк вирусына, гриппка каршы вакцина ясатмауларыннан күрә. Прививка булмагач грипп катлаулана. Район үзәк дәваханәсе баш педиатры Руфия Хәсәнҗанова белдерүенчә, пневмониягә каршы вакцина мәҗбүри прививкалар календарена 2014 елдан соң гына кертелгән. Пневмония белән авыручыларның барысы да бу елга кадәр туучы балалар.
-Бу куркыту түгел, ә факт. Куркыныч чирдән саклануның бердәнбер юлы - гриппка каршы прививка ясату, диләр табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев