Буада Балаларны халыкара яклау көнен паркларда, пляж буенда һәм саф һавалы наратлык урманында да бәйрәм иттеләр
Буада Балаларны халыкара яклау көнен паркларда, пляж буенда һәм саф һавалы наратлык урманында да бәйрәм иттеләр
Бүген Балаларны Халыкара яклау көнендә районда төрле мәйданчыкларда бәйрәм узачагы турында алдан ук хәбәр ителде. Шуңа иртәнге сәгатьләрдә үк шәһәрдә бәйрәм узачак урыннарда җанлылык хөкем сөрде. Шәһәрнең Яшьләр паркында балаларны көннең беренче яртысында көттеләр. Биредә теләгән кеше сәхнәгә чыгып җырлады, рәсем ясады, кул эшләнмәләре конкурсларында катнашты, спорт уеннарында көч сынашты. Оештыручылар иң активларны бүләкләүгә дә чакырдылар. Үзәк паркта кунакларны музыкаль тема буенча тамаша көтте. Балаларга җәй башлану сөенеченнән тик торырга ирек бирмәделәр: алар барлык уеннарда һәм конкурсларда катнашты. Көннең икенче яртысында барысын да шәһәр кырыендагы пляж бәйрәмгә көтте. Суга чумучылар булмаса да, сап-сары ком өстендә ярышлар кызганнан-кызды. Балалар белән бергә әти-әниләр дә актив булдылар. Бүген районда Наратлык урманында сәламәтлекне ныгыту лагеренда беренче сменада балаларны кабул иттеләр. Унсигез көн урман балаларның шат авазларына күмеләчәк.
Шулай ук бәйрәмне районның башка балалар учреждениеләрендә дә билгеләп үттеләр. Бу хакта алар социаль төркемнәрдә фото-видеолар белән уртаклашалар.
Район башлыгы Ранис Камәртдинов рәсми чыганакларда балаларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлап пост урнаштырды. Ул җәй көне балаларны сәламәтлекләрен ныгытырга, күбрәк уйнарга чакырды. Шул ук вакытта ялларның имин узуын теләп, куркынычсызлык турында да һәрвакыт истән чыгармаска чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев