Буада «Батыр» спорт мәктәбе директоры вафат булды
Узган шимбәдә 54 яшендә Линар Нурмөхәммәт улы Вәлиуллин безнең арадан китте. Ул 1963 елның 6 апрелендә туган. Үзенең хезмәт юлын шәһәрнең 2 номерлы мәктәбендә физкультура укытучысы буларак башлый. 2001-2015 елларда район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеген җитәкли. Ә 2015 елдан "Батыр" спорт мәктәбе директоры вазифасында эшләде. Линар...
Узган шимбәдә 54 яшендә Линар Нурмөхәммәт улы Вәлиуллин безнең арадан китте.
Ул 1963 елның 6 апрелендә туган. Үзенең хезмәт юлын шәһәрнең 2 номерлы мәктәбендә физкультура укытучысы буларак башлый. 2001-2015 елларда район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеген җитәкли. Ә 2015 елдан "Батыр" спорт мәктәбе директоры вазифасында эшләде.
Линар Нурмөхәммәт улы һөнәри осталыгы, үз эшен яратып башкаруы белән коллегаларының ихтирамын казанды. Фидакарь эше өчен ул дәүләт тарафыннан да бик күп бүләкләргә лаек булды.
Линар Вәлиуллинның якты истәлеге район халкы күңелендә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев