Буада бер хатын-кыз ялган акчаның кайдан килүен аңлата алмый
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы атналарда 1 меңлек ике ялган акча әйләнештән алынды. Шәһәрдәге бер иминиятләштерү компаниясеннән инкассация автомобиле китергән акчалар арасында ясалма купюра табыла. Икенчесендә бер хатын-кыз банкоматка акча салганда, терминал аның 1 мең сумлык акчасын кабул итмичә, кире чыгара. Аны ул кассада вакламачакчы була, ә...
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы атналарда 1 меңлек ике ялган акча әйләнештән алынды. Шәһәрдәге бер иминиятләштерү компаниясеннән инкассация автомобиле китергән акчалар арасында ясалма купюра табыла. Икенчесендә бер хатын-кыз банкоматка акча салганда, терминал аның 1 мең сумлык акчасын кабул итмичә, кире чыгара. Аны ул кассада вакламачакчы була, ә анда бу акчаның ялган икәнлеге ачыклана. Хатын-кыз бу акчаның кайдан аңа килеп эләккәнлеген аңлата алмый. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев