Буада бер квартирада 68 яшьлек ир-ат мәете табылды
Ир-атның берничә көннән бирле күренмәве, ул берүзе яшәгән квартирадан начар ис килүе хакында полициягә күршеләре шалтырата. Әлеге хәвефле хәбәр буенча килгән полициянең участок вәкиле, МЧС коткаручылары, шакуларга эчтән җавап булмагач, ишекне ватып керәләр. Квартираның бер бүлмәсендә хуҗаның үле гәүдәсен күрәләр. Районара тикшерү комитеты хезмәткәрләре мәрхүмнең улы белән элемтәгә чыгалар. Ул...
Ир-атның берничә көннән бирле күренмәве, ул берүзе яшәгән квартирадан начар ис килүе хакында полициягә күршеләре шалтырата. Әлеге хәвефле хәбәр буенча килгән полициянең участок вәкиле, МЧС коткаручылары, шакуларга эчтән җавап булмагач, ишекне ватып керәләр. Квартираның бер бүлмәсендә хуҗаның үле гәүдәсен күрәләр. Районара тикшерү комитеты хезмәткәрләре мәрхүмнең улы белән элемтәгә чыгалар. Ул да әтисенең берничә көннән бирле телефон трубкасын алмавы хакында әйтә. Тикшерү комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта мәрхүмнең үлеме сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев