Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада биш яңа эш башлаучы фермер грант отты

Кичә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү” федераль ведомство программасы буенча конкурска нәтиҗә ясалды.

Анда Буадан биш фермер катнашты һәм һәрберсенең проектлары уңышлы дип табылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Аксу авылыннан Фирая Салаватуллина һәм Фәнис Вахитов ачык грунтта яшелчә үстерү өчен 1,5әр миллион сум, Зур Кырлаңгыдан Илнур Гайнетдинов һәм Зур Фроловодан Диас Гатауллин сыер асрауга 3әр миллион сум, Бик-Үтидән Миләүшә Дәүләтшина җиләк-җимеш культуралары үстерү өчен 1,5 миллион сум грант алачаклар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев