Буада Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан шигырь конкурсы узды
Бәйге Бөтендөнья татар Конгрессының Буа бүлекчәсе, районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, “Буа моңнары” иҗат берләшмәсе һәм ял үзәге тарафыннан оештырылды.
Бөек Җиңү, героизм, махсус хәрби операция темаларын яктырткан төрле телләрдәге иҗат җимешләрен утызга якын буалы каләм тибрәтүче тәкъдим итте. Авторлар үзләре үк яңгыраткан шигырьләрне шагыйрә, язучы Гөлнур Айзат җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Җиңүчеләр 7-11, 12-15, 16-18 яшьлек балалар һәм өлкәннәр арасында ачыкланды. Һәр яшь төркемендә беренче урынны алучыларга Бөтендөнья татар Конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) газетасына киләсе яртыеллыкка подписка бүләк итте. Аларга, шулай ук икенче-өченче урыннарны алучыларга, барлык катнашуыларга дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Иң яхшы эшләр газета битләрендә дә басылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев