Буада Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташыбызның җәсаде җирләнде
Аның һәм тагын ике сугышчының җәсадын, шәхси әйберләрен Карелия республикасының Сальми поселогында “Родина” эзтабарлар отряды эзләнүләр ва- кытында табып ала- лар.
Узган ялларда район
җитәкчелеге, мәрхүмнең
якыннары, авылдашлары
аның батырлыгын искә
алып, җәсаден туган авы-
лында җирләделәр.
Райондашыбыз 1941
елның 21нче июлендә
22 яшендә Карело-Фин
со в е т со ц и а л и с т и к
республикасының Пик-
тяранский районы Саль-
ми поселогында барган
көчле бәрелешләрдә ба-
тырларча һәлак була.
Ә сугышка 1940 елның
декабрендә китә. Совет-
фин сугышында кат-
наша. 2025 елның 11
ноябрендә Карелия
республикасының Саль-
ми поселогында “Ро-
дина” эзтабарлар отря-
ды эзләүчеләре Павел
Әхмәтов, Арсений Ива-
нов, Евгений Иванов,
Алексей Никифоров
казу эшләре вакытын-
да өч совет солдатының
күмелмәгән җәсадләрен
табалар. Арада берсенең
солдат медальоны да
була. Эзләүчеләр анда
“Стрелков Авксентий Гав-
рилович, ТАССР Буденов-
ский РВК, Яңа Мәртле”
дигән сүзләрне укый ала-
лар.
Кайгы митингын-
да катнашкан муници-
паль район башлыгы
Ранис Камәртдинов сүз
алып, Бөек Ватан сугы-
шы тәмамлануга 81 елга
якын вакыт үтсә дә, туган
иле өчен башларын сал-
ган совет солдатларының
батыр исемнәрен кайта-
ру, хәбәрсез югалганнар-
ны эзләү эшләре дәвам
итүен әйтте.
– 1941 елның 17сеннән
22 июленә кадәр су-
гышчылар полкы до-
Яңа Мәртле авылыннан Авксентий Стрелков
Бөек Ватан сугышы башында
Карелия җирендә һәлак була.
Сугышчының
җәсаде туган ягында
җирләнде
e Ранис Камәртдинов кызылармияче Авксентий Стрелков батырлыгын яшь буынга үрнәк
итеп куйды. /НАИЛӘ ХӘСИБҖАНОВА ФОТОСЫ.
шманга каршы тору-
ын дәвам итә. Көчле
сугышта Сальми посе-
логы харәбәләргә генә
кала. Рядовой Авксентий
хезмәт иткән 452нче ук-
чылар полкының 67нче
дивизиясенең кораллар
склады яна, запасла-
ры көлгә әйләнә. Шун-
дый приказ килә: корал
җитми, дошманга бары
терәп кенә атарга, штык
белән сугышырга! Кы-
зыл армияче Авксентий
әлеге бәрелештә һәлак
була. Туган иле өчен
гомерен җәлләмәгән
якташыбызның батыр-
лыгы районыбыз, иле-
без тарихына алтын
хәрефләр белән языл-
ган. Тыныч йокла, сол-
дат, – диде ул. Батыр
истәлегенә 1 минут тын-
лык игълан ителде.
Мәрхүмне соңгы юлга
Авксентий Стрелковның
әтисе белән бертуганның
улы Вячеслав Стрелков
йортыннан озаттылар.
Аның сүзләренә караган-
да, алар авылда җиде ту-
ган булалар: биш ир бала
һәм ике кыз. Ә сугышка
өчәү – Аркадий, Авксен-
тий һәм Павел китәләр.
А в ксе н т и й н ы ң үл ү
хәбәре озак көттерми.
Шунысы мәгълүм, Вя-
чеслав Аркадьевичның
әтисе, сугыштан кайт-
каннан соң, туганының
үлүе турында язылган
кәгазьне үзендә саклый.
Тик үзе дә сугыш ярала-
рыннан озак яшәми.
– Мин әти үлгәндә
кечкенә идем. Ул күп
хатирәләрне үзе белән
алып китте. Ә менә “Кара
пичәтле” хат бүгенгәчә
миндә. Күрәсең, бу кәгазь
бүгенге вакыйгаларны
көтеп торгандыр. Авыл-
га эзтабарлар килеп,
аның җәсаде табылуы
турында хәбәр иткәч,
мин моңа тагын бер кат
инандым. Эзтабарлар
аның корычтан коелган
яхшы сакланган каска-
сын, кечкенә көрәген,
штыгын, винтовкасын,
коралын майлый торган
май савытын, патроннар
магазинын алып кайт-
тылар. Бүген инде мин
дә сигезенче дистәне
ваклыйм. Бу безнең
гаиләбез өчен бик кадер-
ле әйберләр, нәселебез
тарихы. Рәхмәт эзта-
барларга, алар бик зур
эш башкаралар. Соңгы
солдат күмелмичә, су-
гыш тәмамланган дип
саналмый. Бу безнең
илебезнең көче, бөеклеге
турында сөйли, – диде ул.
Бу көнне “Роди-
на” эзтабарлар отря
-
ды җитәкчесе Павел
Әхмәтов үзе дә кайткан
иде. Казу эшләре вакы-
тында медальонны тап-
кач, андагы язуның яхшы
саклануын әйтте. Хәтта
солдатның янында шыр
-
пысы да булган, диде ул.
Павел Эльдар улы Татар-
стан Хөкүмәтенең әлеге
эшне оештыруга аеру-
ча җаваплы карауларын
белдерде. Бирегә үзенең
Буа район җитәкчелеге
үтенече буенча кайту
-
ын әйтте. Ранис Рафи-
сович эзтабарлар отря-
дына, Павел Әхмәтовка
авыр һәм үтә җаваплы
эшләрендә уңышлар
теләде.
Авксентий Стрел-
ковның җәсаде Яңа
Мәртле авылы зиратын-
да җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев