Буада Бөтенроссия “Алтын алка” хоккей ярышларының республика этабының финал уеннары җиңүчеләре һәм иң яхшы уенчылары билгеле булды
Бүген иртән өченче-дүртенче урыннар өчен уенда Буаның “Арктика” һәм Казанның “Триумф” командалары бозда очрашканны хәбәр иткән идек.
Уен безнекеләр файдасына тәмамланды - буалылар командасы өченче урын алды. Ә беренче һәи икенче урыннар өчен Казанның “Авиатор 2013” Һәм Зәйнең “Яшьлек” коимандалары арасында көч сынашуда казанлылар өстенлек алды. Зәй хоккейчылары икенче урында.
Уеннарның “Иң яхшы капкачысы” Буадан Кәрим Баһавиев, “Иң яхшы уенчысы” шулай ук Буадан Риналь Шәкуров булды. “Иң яхшы һөҗүмче” булып Зәйдән Никита Бушинский, “Иң яхшы саклаучы” булып “Авиатор 2013” командасыннан Тимур Орехов танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев