Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы оешкан төстә бара

1 июльдән старт алган әлеге кампаниядә 28 сан алучы эшли. Алар көн саен районда яшәүчеләрнең хуҗалыкларында булып, йортта яшәүчеләр исәбенә, җиргә, асралучы терлекләргә, кош-кортка, бакчадагы күпьеллык утырмаларга, җиләк-җимеш агачларына, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә кагылышлы 23 сорауга җаваплар алалар. Барлык мәгълүматны планшетка кертәләр. Исем-фамилияне сорамыйлар - барысы да конфиденциаль. Яшел Үзән...

1 июльдән старт алган әлеге кампаниядә 28 сан алучы эшли. Алар көн саен районда яшәүчеләрнең хуҗалыкларында булып, йортта яшәүчеләр исәбенә, җиргә, асралучы терлекләргә, кош-кортка, бакчадагы күпьеллык утырмаларга, җиләк-җимеш агачларына, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә кагылышлы 23 сорауга җаваплар алалар. Барлык мәгълүматны планшетка кертәләр. Исем-фамилияне сорамыйлар - барысы да конфиденциаль. Яшел Үзән (Буа) шәһәрендә дәүләт статистика бүлеге баш белгече Марс Дәүләтшин әйтүенчә, халык аңлы карый. Барысы да план буенча бара. Бүгенге көнгә сан алу 40 процентан күбрәккә үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев