Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада буран беркүпме тынды: гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде. Коммуналь хезмәтчелекләр шәһәрне кардан чистартуда халыкка теләктәш булырга чакыра.

Татарстанда һәм шул ук вакытта Буа районы территориясендә 3 гыйнварда, кич башланган карлы буран, бүген, 4 гыйнварда көннең икенче яртысында беркүпме азрак ява һәм җил тизлеге дә акрынайды.

Әлеге вакыт эчендә район территориясендә гадәттән тыш хәлләр хезмәтчелекләре һәм коммуналь предприятиеләр хезмәткәрләре эш урыннарында булдылар. Рәсми мәгълүматларга караганда, Буа районында буран вакытында тыныч булды, гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде.

Хәзерге вакытта “Буа МППЖКХ”сы хезмәтчелегенең 16 техникасы да шәһәр урамнарында юлларны кар көртләреннән ачуга, хәрәкәт полосаларын киңәйтүгә, аны шәһәрдән төяп чыгаруга җәлеп ителгән. Предприятиенең 21 эшчесе җәяүлеләр  йөри торган урыннарны, тротуарларны, светофор тирәләрен, паркларны, вокзал янында җәяүлеләр өчен җир астын аркылы чыгу урынын  көрәкләр белән кардан чистартырга чыктылар. Шәһәрдәге спорт объектлары, социаль учреждениеләр тирәләре шулай ук кардане арындырыла. Амкадор ярдәмендә шәһәрнең төп урамнарын – Ефремов, Р. Люксембург, Космовский урамнарында юлларны киңәйтәләр.

“Буа МППЖКХ”сы хезмәтчелегендә эш ике сменада оештырылган: сәгать 3тә беренче смена эшкә чыга, аннан аларны икенче сменага чыгучылар алмаштыралар.  

Ял көннәре булганга шәһәр эчендә юл кырыйларында, ишегалларында шәхси автомобильләр гадәти вакыттагыдан күбрәк. Алар тракторлар карны эттергәндә комачаулык итәргә дә мөмкиннәр. Коммуналчылар һәр ситуацияне аңлап, эшне оештыруда буалыларны теләкләш булырга чакыралар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев