Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Айвазяннар Әрмәнстанга китәргә уйламыйлар да

Марина һәм Сергей Айвазяннар Кыятка Әрмәнстанның Ереван шәһәреннән 21 ел элек күченеп килгәннәр.


Алар әлеге рус авылында бердәнбер әрмән гаиләсе. Редакция автомобиле белән авыл буйлап аларның адресын сорашып эзләгәндә, кешеләр безгә бу пар хакында гел яхшы сүзләр генә әйттеләр. Үзләре дә кунакчыл булып чыкты – безне каршы алырга күпкатлы йортның подъезд алдына чыгып басканнар иде. Ачык, гади  кешеләр икәнлекләре күренеп тора.
– Кичә төпчек улыбыз Вардан армиядән кайтты. Шуңа Тәтеш, Ульяновск, Буа һәм башка җирләрдә яшәгән дусларны җыйдык. Бүген кич күршеләр керә. Алар да туганнарыбыз кебек, - диде Сергей. 
Күршеләр дигәннән, әлеге күп катлы йортлы йортта руслар, чуашлар яши, диделәр. 
Кунаклар өчен өстәл әрмән ризыклары белән шыплап тулган. Хуҗабикә Марина беренче булып өстәлгә хашлама чыгарды, аннан үзләренчә әзерләнгән люля-кебаб, шашлык. Әлеге сыйларны алар кинза, укроп һәм ачы борыч белән ашыйлар икән. Иң гаҗәбе: биредә ипи юк, сыек булмаган ризыкны лавашка төреп ашыйлар. Иң тәмлесе – шашлык, шуңа без аны әзерләү серләрен Сергейдан сорадык.
– Мондый шашлыкны чын әрмән генә пешерә ала. Әллә ни сере дә юк, итне тигез кисәкләргә турыйм. Махсус Әрмәнстаннан кайтартылган җиде төрле тәмләткеч, сигезенчегә тоз салып, шуларны шашлык итенә яхшы итеп сөртәм. Бервакытта да уксус кулланмыйм. Аны салсаң, нәрсәгә аны учакта пешерергә? – диде гаилә башлыгы. 


Татар әбие корт ясарга өйрәткән
2010 елда Сергей Айвазян Россия гражданлыгы ала һәм крестьян-фермер хуҗалыгы ачып җибәрә. Кредит алып, савым сыерлары кайтарта. Халыкка сөттән ризыклар ясап сатасы килә. Хатыны Марина белән төннәр буе йокламыйча ике төрле каймак, эремчек, сыр әзерлиләр. 
– Бервакыт безнең кибеткә татар әбие килеп керде. Улым ник корт ясамыйсың, ди. Без аның нәрсә икәнен дә белмәдек.  Әби әйтеп торды, корт әзерләү рецептын язып алдык һәм аны да ясый башладык. Татар халкының бу ризыгы зрә тәмле икән, - диде Сергей. Хәзер инде сөт ризыклары сату эшен туктатканнар. Сыерларны сатып бетергәннәр, чөнки җәен җәйләүгә җибәрергә үз җиребез юк, диләр.
“Тәслия апа икенче әнием кебек”
Татар әбие дигәннән, Сергейның аларга карата ихтирамы зур. Эш эзләп Әрмәнстаннан Татарстанга килгән төзүче Сергейга Буа районында объект тәкъдим итәләр. Яшәргә урын кирәк бит әле. “Буада квартирантлар кертүче Тәслия апа бар. Тик ул студентларга гына бүлмә бирә” диләр Сергейга. Шулай да  ул аңа кереп карый һәм Тәслия апа аңарга үзендә яшәргә рөхсәт бирә. Алай гына түгел, ул вакытта Сергейның акчасы булмаганлыктан, үз хисабына ашата, эчертә. Шуңа Тәслия апаны ул хәзер дә исе китеп,  икенче әнисе кебек якын итеп сөйли.
– Мин татарларның киң күңеллелегенә, гадилегенә шаккаттым. Эшләп акча алгач, аңа булган бурычымны өчләтә кайтардым. Тик эш анда түгел, ә Тәслия апаның җиде ят, башка милләт кешесенең улы кабул итүендә, - ди Сергей. 
Гаилә башлыгы кече улының Татарстанда, Буада тууына да шатлана. Акушерлар нәни Варданны аның кулына тоттыргач, “Татар әрмәнен кулыгызга алыгыз” дип шаярттылар, ди. 


“Әрмәнстанга кайтырга уйламыйбыз да”
Әнә шулай дип әйтәләр Сергей Айвазянның өч улы – Арсен, Варгес, Вардан. Беренчесе Арсен кечкенәдән техника яраткан. Авылдагы яшьтәшләре белән мотоциклда, автомобильдә җилдергән егет әрмән кызына өйләнеп, хәзер Буада яши. Үзенең техника паркын булдырып, халыкка хезмәт күрсәтә.  Икенчесе  Варгес, киләчәген бары тик Кыят белән бәйли. Ул да тормышлы – күрше Рус Киштәге авылы кызы Кристинага өйләнгән, уллары бар. 
– Бу авыл минем өчен. Аның табигате, халкы якын. Әрмәнстандагы дусларым “кире кайт” диләр. Юк. Минем улым да биредә эшләп үсәчәк, - диде Варгес. Ул да әтисе эшен дәвам итә, төзү эшләренә кулы оста булса да, төп эшен терлекчелектә күрә. Яңадан савым сыерлары кайтартып, үзенең эшен башларга хыяллана. Хәзер дә әтисе белән бергәләп үгезләр, сарыклар, куяннар тоталар. Ә кичләрен күгәрченнәр очыралар. Бу шөгыль белән ял итәбез, диләр. 
Кечкенәсе Вардан югары уку йортын тәмамлагач, ЮХИДИ инспекторы булырга хыяллана.
– Әрмәнстаннан очкан самолеттан төштем, Казан вокзалына килдем. Анда электрон таблода дүрт шәһәр яны поездлары исемлеге язылган иде. Һәрберсенә утырып, эш эзләдем. Тик менә Казан-Буа поезды мине бәхетле җиргә алып килде. Мин Татарстанда, Буа районында яшәвем белән бик шатмын. Монда улларым, оныкларым исән-сау яшәсеннәр, тырышсыннар, - диде гаилә башлыгы Сергей Айвазян.


Әлфинур Йосыпова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев