Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада бюджет өлкәсе һөнәр берлекләре вәкилләре өчен укулар үткәрелә

Районда берничә көн дәвамында  озак еллар Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт и испекциясе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, бүген отставкада Булган Ирек Мөхәммәтшин мәгариф хезмәткәрләрен хезмәтне саклау буенча дәресләр бирә.

 Район мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе Илһамия Сабирҗанова сүзләренә караганда, укулар гамәли тикшеренүләр оештырып, хезмәтне саклауны махсус бәяләү программасы буенча уза. Бу хезмәткәрләрнең эш урыннарында сәламәтлеккә зыян салучы факторларны тикшерү, ачыкланган очракта классларын билгеләү һәм моннан чыгып, чаралар күрү максатыннан чыгып эшләнә. Ирек Мөхәммәтшин соңгы елларда хезмәтне саклау кагыйдәләре өлкәсендәге таләпләрнең түбән булуын әйтә. Укулар тәмамланганнан соң, белгечләр берничә төркемгә бүленеп белемнәрен күрсәтәчәкләр һәм нәтиҗәләр буенча кулларына аттестат алачаклар. .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев