Буада чәчү “экватор”ны узды
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 майга язгы культуралар планлаштырылганның 57 процентында чәчелгән.
Аерым культарлардан арпаның 77, борчак һәм ясмыкның – 73, шикәр чөгендеренең – 64, солының – 61, көнбагышның – 55, язгы бодайның 54 проценты җир куенына салынган. Хуҗалыклар арасында иң югары темп “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында һәм “Алан” җәмгыятендә. Биредә чәчү барлык мәйданның шул чагыштырмада 99 һәм 93 процентында үткәрелгән. Иң зур — 17023 гектарда эш башкарылачак “Заря” агрофирмасы планны 60 процентка үтәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев