Буада чакырылучыларның күпме проценты хәрби хезмәткә яраклы?
Район хәрби комиссариатының гражданнарны медицина тикшерү эше буенча табиы Эльмира Рәхмәтова сүзләренә караганда, Буада медицина комиссиясе узган егетләрнең 80 проценты армия хезмәтенә яраклы, дигән нәтиҗә чыгарыла.
Бу республика күрсәткеченнән күпкә югары. Чакырылучылар арасында иң еш очраучы авырулар - сөяк-мускул системасы буенча, күп очракта табанның деформацияләнүе. Табиб моны яшьләрнең кроссовка яисә спорт аяк киемнәре кияргә яратуы белән бәйли. Икенче урында егетләрнең симерүе тора. Монда фасфудлар еш куллану сәбәпче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев