Буада чыршы базары: кайчан, кайда һәм күпме?
Шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева белдерүенчә, быел да чыршы базарлары ике урында оештырылачак - "Тургай" сәүдә комплексы каршында, Арефьев һәм Ефремов урамнары тыкрыгында ("Айдар" кибете каршында). "Буа урман хуҗалыгы" оешмасы сатуга быел 800 төп урман гүзәлен кисәчәкләр. Узган елгы план - 500 данә генә иде. Бәясе дә билгеле - 1...
Шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева белдерүенчә, быел да чыршы базарлары ике урында оештырылачак - "Тургай" сәүдә комплексы каршында, Арефьев һәм Ефремов урамнары тыкрыгында ("Айдар" кибете каршында).
"Буа урман хуҗалыгы" оешмасы сатуга быел 800 төп урман гүзәлен кисәчәкләр. Узган елгы план - 500 данә генә иде. Бәясе дә билгеле - 1 метрлы чыршы 300 сум торачак. Аннан зурраклары һәм кечерәкләре чыршының озынлыгына карап бәяләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев