Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада чүп контейнерларына бакчадан чыккан сабаклар ташлаучыларны “фотоловушкалар” тотачак

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Талипов шәһәр халкыннан каты көнкүреш калдыклары контейнерларына һәм аларның янына бакчадан помидор-кыяр саплары кебек чүп-чарны ташымауларын сорый:

-Шәһәрдә яшәүчеләр барысы да шушы көннәрдә чүп-чар савытлары янындагы күренешне күрәдер. Ел да шул хәл кабатлана: халык көзге уңышны җыеп бетергәч бакчасын чистарта. Бу күренеш беренчедә шәһәр йөзен боза, икенчедән, көнкүреш калдыкларын чыгару оешмасына эшне бермә бер арттыра. Мондый чүп каты көнкүреш калдыклары булып саналмый һәм аны контейнерларга, аның тирәләренә ташу тыела. Чүплекләр янында фотоловушкалар бар, закон бозучыларны штрафка тартачакбыз. Инде берничә кешегә 2 мең сум күләмендә административ җаваплылыкка тартылды,-диде ул.

МППЖКХ җәмгыятеннән алынган мәгълүматларга караганда, халык бакчадан чыккан көнкүреш калдыкларын шәһәр янындагы полигонга илтә алалар. Җиңел автомобильгә тагылган арба белән килүчеләр чүп-чарны бушлай бушата алалар. Йөк автомобиле белән килүчеләрдән түләү алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев