Буада чүп җыю мәсьәләсе хакында район җитәкчелеге аңлатма бирде
Район халкы редакциягә шалтыратып, социаль челтәрләр аша да шәһәрдә, авылларда шактый чүп җыелуыннан зарланалар.
Шәһәрдә чүп җыю буенча шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцевадан сораштык. Аның белдерүенчә, бу эшне, элеккечә, региональ оператор башкара. Тик күптән түгел аларның чүп ташучы оешмасы алышынган булган. Бер генә транспорт барлык чүпләрне чыгарырга өлгермәгән. Хәзер, башка оешма булгач, ике транспорт чүп чыгара башлаган, хәл яхшырачак.
Авыллар халкы да зарланды. Анысы буенча район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеевтан сораштык.
– Әйе, вакытлыча кыенлыклар булды. Бу региональ операторның чүп ташучы оешма алышынуга бәйле. График үз халәтенә кайтты, авыллардан айга 3 тапкыр чүп җыеп китәчәкләр, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев