Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада документларсыз сыра сатканнар

Районда законсыз рәвештә сыра сатуның ике очрагы теркәлде.

Беренчесе турында хәбәр “Халык контроле” хезмәтчелеге аша килә. Аны бер буалы язып җибәргән. Әлеге мөрәҗәгать буенча полиция хезмәткәрләре “Тикшерүле сатып алу” оператив-эзләү чарасы кысаларында тикшерүгә чыгалар. Аның барышында эшмәкәрнең әлеге спиртлы эчемлекләрне хокук бозып сатуы ачыклана – тикшерү ахырында ЕГАИС системасына кертелмәгән 20 төрле сыра продукциясен алалар.

Татарстан алкоголь инспекциясененең Яшел Үзән  территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина белдерүенчә, бу факт буенча алар тарафыннан планнан тыш тикшерү үткәрелгән – сыра сатуга рөхсәт бирүче кирәкле документларны соратып алганнар. Тик алар булмый. Нәтиҗәдә, бу сатуның законсыз булмавы төгәл раслана. Әлеге “сыра эшенә” Татарстанның арбитраж һәм Буа районының 2 номерлы җәмәгать судлары нокта куялар. Алар карары буенча гаеплегә 20 мең сум штраф түләттерү буенча административ җәза бирелгән.

Икенче очрак буенча да полицейскийлар контроль сатып алу барышында районның тагын бер кибетендә шул ук хәлне ачыклыйлар, анда да сыра эчемлекләре сатарга рөхсәт итүче документлары булмый. Моның өстенә әле сатучы бернинди эшмәкәрлек эшчәнлеген рәсмиләштермәгән була.

Әлеге очрак буенча Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексы 23.1 маддәсе нигезендә эш кузгатылган һәм Яшел Үзән шәһәре судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев