Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Эчке Эшләр органнар хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр (фото)

Буада Эчке Эшләр органнар хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

 

Районда хокук саклау өлкәсендә хезмәт куючылар һәм ветераннар катнашында тантаналы чара мәдәни үсеш үзәгендә үтте. Бәйрәм иң күңелле тәбрикләүдән, әти-әниләре эчке эшләр органнарында хезмәт куючы балалар катнашында  рәсем конкурсында җибүчеләрне бүләкләүдән башланды. Бүләкләрне  бүлек каршындагы җәмәгатьчелек советы рәисе Раик Җәләлов тапшырды. Беренче урынны район ГИБДД бүлекчәсе хезмәткәре Илнур Хөсәеновың кызы Әминә Хөсәенова, икенче урынны бухгалтер Ләйсән Кәримованың улы Хәким Кәримов, өченче урынны эксперт-криминалист Илназ Сабирҗановның кызы Ясминә сабирҗанова алды. Аннан сәхнәгә районда төрле чараларда җәмәгатьчелек тәртибен саклауда зур өлеш керткән активистлвар күтәрелделәр. «Форпост» җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча формировагияләр үзәге директоры Руниза Сабитова, отряд әгъзалары Илмир Минхәйдәров, Илназ Вәлиев, үзәк инструктор-методисты Алсу Хөсәеновага Эчке эшләр бүлегенең Буа районы бүлекчәсе начальнигының Рәхмәт хаты тапшырылды. Аннан коллективны Россия Эчке эшләр бүлегенең Буа районы буенча бүлекчәсе начальнигы, подполковник Альберт Шакиров тәбрикләде. 
-Районда коллективның бердәм, бер максатка эшләве нәтиҗәсе күз алдында, төрдәш районнар арасында без югары күрсәткечләргә ирешә киләбез. Монда һәрбер хезмәткәрнең үз эшен югары дәрәҗәдә башкаруын ассызыклап үтәсем килә. Киләчәктә дә закон сагында уяу торып, һәрбер яшәүченең тормышы ышанычлы кулларда булуын тәэмин итәчәгебезгә ышанам. Бәйрәм белән коллегалар, диде ул. Һөнәр бурычларын ахыргача башкарып, башларын салган хезмзткзрләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Озак еллар нәтиҗәле хезмәт куюы һәм яшь хезмәткәрләрне өйрәтүдә үз тәҗрибәсе белән уртаклашып эшләгәне өчен Рамил Сиразовка Рәхмәт Хаты тапшрылды. 

Аннан коллективны район башлыгы Ранис Камәртдинов тәбрикләде. Ул да һәрбер яшәүченең тынычлыгы һәм районда  республика күләмендәге чараларның тыныч узуында эчке эшләр органнар хезмәткәрләренең әйтеп бетергесез хезмәте ятуын ассызыклады.
- Районда гына түгел, республика күләмендәге чараларның да гадәттән тыш хәлләрсез узуында сезнең өлешегез зур. Россия территориясендә тәртип урнаштыруда да безнең хезмәткәрләр катнаша. Мин һәрберегезнең эш урыннарыннан гаиләләрегез янына исән-имин кайтуыгызны телим. Гаять җаваплы эшегездә уңышлар гына юлдан булсын,- диде ул. Элек полиция структурасында эшләп чыккан ветераннар “Авангард” җәмгыяте  генераль директоры урынбасары  Зөфәр Юсыповка, “Арктика” спорт мәктәбе директоры вазыйфасында булган Гомәр Әхмәтҗановка, “Юность” спорт мәктәбе тренеры Александр Кирилловка Рәхмәт Хатлары тапшырды. Бәйрәмдә махсус кунак, Татарстан Республикасының Атказанган артисты, полиция майоры Игорь Горчаков та катнашты һәм җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев