Буада елның 100нче пары язылышты (+фото)
Буа ЗАГСының Инстаграмдагы битендә язылганча, кичә Буа ЗАГСында елның 100нче пары язылды.
Алар авылдан Марина һәм Владлен Казаковлар. Парның инде ике баласы да бар.
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 6 ай эчендә 80 пар язылышкан. Шуларның 38е кабат өйләнешүчеләр, 13 милләтара никах, 5се чит ил гражданнары белән гаилә коручылар. Иң олы яшьтәге язылучылар да бар – кияүгә 67, кәләшкә – 60 яшь булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев