Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада эшче яшьләр КВН уеннарында коррупциягә каршы “көрәште” (фото)

Буада мәдәни үсеш үзәгендә районның оешма-предприятиеләрендә эшләүче яшьләр арасында КВН уеннары үтте.

Сәхнәдә төп сүз коррупциягә каршы көрәш темасын яктырту булды. Уеннарда алты команда катнашты.  Росрессның Буа бүлекчәсе, Буа электр челтәрләре, “Энергосбыт”ның Буа бүлекчәсе, “Буа шикәр заводы” җәягыяте, “Буа газы” идарәсе , Яшел Үзән сөт комбинатының Буадыгы филиалы командалары чыгыш ясадылар.  Беренче этапта командалар визит карточкасын тәкъдим иттеләр. Өй эше, музыкаль конкурс һәм  жюридан сораулар этапларында да  тамашачыда көлкеле эмоция туды. Уеннарда “Гран-при”га “Росреестр”ның Буа бүлекчәсе командасы,  беренче урынга – Буа электр челтәрләре, икенче урынга – “Энергосбыт”ның Буа бүлекчәсе командасы, өченче урынга “Буа газы” идарәсе командасы лаек булды. Яшел Үзән сөт комбинатының Буадыгы филиалы һәм Буа шикәр заводы командалары аерым номинацияләрдә бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев