Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада эшлекле визит белән Татарстанның Урман хуҗалыгы министры булып китте

Буада эшлекле визит белән Татарстанның Урман хуҗалыгы министры булып китте

Аның төп максаты Буа районы территориясендә урманнар өлкәсенә кагылган  эшчәнлекнең узган елгы эш   эшенә йомгак ясау һәм киләсе елга бурычларны  билгеләү иде.   Министр урман хуҗалыгы өчен төп мәсьәлә –  янгынга каршы әзерлек,  урманнарны карап тоту, саклау һәм утырту булуын белдерде.  “Буа урманы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Илнур Гатауллин, урманчыларның еллык эшенә йомгак ясап,  Буа районында һәм  үзләре карамагындагы тагын дүрт район территориясендәге урманнарда табигатьнең әлеге байлыгын саклау  һәм аларны торгызу, янгыннарны булдырмау максатында башкарылган хезмәтләре белән таныштырды.  Быел да әлеге бурычлар төп өстенлекләр булып калачагын әйтте. Илнур Гатауллин белдерүенчә, урманнарга караш, аларны саклауга коллективта һәр хезмәткәрнең  өлеше керә. Материал-техник базасы кирәк-ярак белән тәэмин ителгән. Узган ел урман утырту Апас районында  алып барылган. Барлыгы 17 гектар мәйданда агачлар утыртканнар. Быел әлеге эш Буа районы территориясендә дәвам итәчәк.  17 гектар мәйданда нарат, чыршы, имән утыртылачак. Равил Кузюров Буа урманчыларының эшенә уңай бәя бирде, алга табан да уяулыкны югалтмаска чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев