Буада физик мөмкинлеге чикләнүчеләргә нинди вакансияләр тәкъдим иттеләр
Бүген шөгыль үзәгендә эш эзләүчеләр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән буалылар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.
Анда районның биш оешмасы: “Мелиоводстроой” җәмгыяте, Буа ипи заводы, машиналар төзү заводы, инвалидлар өчен интернат-йорт, Әхмәт электромеханика заводы вәкилләре килүчеләрне үзләренә эшкә чакырдылар. Хатын-кызларга ипи пешерүче, кибетче, җыештыручы, кадрлар бүлеге белгече, кондитер , ир-атларга эретеп ябыштыручы, кладовщик, төрле эшчеләр, бораулаучы кебек вакансияләр тәгъдим иттеләр. Анда 25 кеше катнашты, шуның 5есе физик мөмкинлеге чикләнгән затлар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев