Буада гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык медале Ташкичү авылыннан Айзатуллиннар гаиләсенә тапшырылды
Бүген мәдәни үсеш үзәгендә узган гаилә бәйрәменә районда гомер кичерүче үрнәк парлар чакырылды.
Традиция буенча бу бәйрәмгә районда яшәүче бер-берсен аңлашып, тырышып хезмәт итеп, тәртипле балалар үстергән гаиләгә бәйрәмнең символы булып саналган медаль тапшырыла. Быел районнан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык медаленә Ташкичү авылында гомер итүче Айзатуллиннар гаиләсе лаек булды. Илгиз һәм Диләрә Айзатуллиннар 26 ел бергә гомер итәләр. Гаилә башлыгы Илгиз Тимбай авыл җирлеге башлыгы булып эшли, ә аның тормыш иптәше Диләрә авыл мәктәбендә балаларга математикадан белем бирә. Айзатуллиннар өч бала тәрбияли. Зур уллары хәрби табиб. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә яраланучыларны кабат аякка бастыра. Кызлары һәм тагын бер уллары бүгенге көндә Казан шәһәрендәге уку йортында белем алалар. (Айзатуллиннар гаиләсе турында тулырак әлеге пост астындагы материалда танышырга була)
Район башлыгы Ранис Камәртдинов бәйрәм белән тәбрикләп гаиләләргә иң җылы теләкләрен ирештерде. Тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да катнашты. Ринат Рәүфович юбиляр гаиләләргә җылы теләкләрен җиткереп, Айзатуллиннарга тырыш, туган иле өчен көчен дә, күңел җылысын җәлләмәгән балалар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, медальне тапшырды.
Аннан сәхнәгә быел 65 еллык Тимер туйларын, 60 еллык Бриллиант туйларын, 55 еллык Изумруд туйларын һәм 50 еллык Алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләр чакырылды. 65 ел бергә гомер иткән үрнәк гаиләләр арасында Әлфия һәм Батырша Сафиуллиннар, 60 ел гомер итүче парлар арасында – Людмила һәм Дмитрий Васильевлар, Анна һәм Владимир Савельевлар, Нурия һәм Зәки Сафиннар бар иде.
55 яшьлек юбилейларын каршылаган гаиләләр булып сәхнәгә Наҗия һәм Рифкать Әхмәдышевлар, Гөлшат һәм Мөслим Сөбхановлар, Хәдичә һәм Илгизәр Исмәгыйлевлар, Нина һәм Николай Урядниковлар, Гөлҗиһан һәм Тимергали Хөснетдиновлар, Тәзкирә һәм Сәхаб Баһавиевлар, Шәмсия һәм Таһир Вахитовлар күтәрелделәр.
50 ел гомер иткән гаиләләр арасында – Әлфия һәм Әнвәр Кулеевларны, Флюра һәм Тәлгать Шакировларны, Рәмзия һәм Равил Насретдиновларны, Гөлназ һәм Кадим Әмировларны, Василә һәм Расыйх Гатауллиннарны, Нина һәм Владимир Баклиннарны, Замирә һәм Петр Романовларны, Елена һәм Виталий Петуховларны, Валентина һәм Владимир Мулеевларны, Фирдәвес һәм Илгиз Гомәровларны, Рузалия һәм Юнис Галиуллиннарны, Любовь һәм Николай Канаевларны, Сания һәм Фәрит Миңнебаевларны, Галина һәм Виктор Чугуновларны, Людмила һәм Рафыйк Закировларны, Фәһимә һәм Равиль Сәлахетдиновларны, Гөлфия һәм Рәшит Гыйләҗевларны, Лидия һәм Владимир Волковларны, Людмила һәм Геннадий Серебряковларны, Гөлфия һәм Мансур Хәммәтовларны, Зөбәйдә һәм Альберт Гыйләҗевларны, Рәисә һәм Рәшит Сафиннарны, Әлфинур һәм Кадим Мөбарәкшиннарны, Гүзәл һәм Госман Шәмиевларны Асия һәм Мәгъзүм Гыйбадуллиннарны тәбрикләделәр. Тантанада 50 ел бергә гомер иткән Альберт һәм Зөбәйдә Гыйләҗевлар районның барлык үрнәк парлары исеменнән әле яңа гына гаилә корган Алия һәм Радик Гыймадиевларга теләкләрен ирештерделәр. Бер-берегезне саклап, яратып, хөрмәт итеп яшәгез, дип бүләк тапшырдылар. Бу көнне залда юбилярларның балалары, оныклары, туганнары да катнашты. Бәйрәм җыр, бию һәм бергә истәлеккә фотолар төшү белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев