Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада гаилә тарихларын иң яхшы белүчеләрне ачыклдылар

Бүген шәһәрнең 1 номерлы сәнгать мәктәбендә традицион “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез” республика фестиваленең муниципаль этабы узды.

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан нәселне өйрәнү традицияләрен үстерү, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамчылыгын ныгыту максатында оештырылучы конкурста Аксудан Идиятуллиннар-Мөлековлар, Ырыңгыдан Фоминнар-Петровлар, Чуаш Киштәгеннән Емельяновлар катнашты.
Фестивальнең беренче этабы кысаларында фойеда күргәзмә оештырылды – анда гаиләләр жюри әгъзаларын үзләренең нәсел агачлары белән таныштырдылар, милли һәм гаилә ризыкларын тәкъдим иттеләр.

Идиятуллиннар-Мөлековлар бәйрәмгә иң зур составта килгән иде. Әхмәд белән Габидәдән башланган нәсел агачының дүртенче буыны – 98 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Котдүс ага Мөлеков. Иң кадерле һәм иң “бай” бабай да ул бүген – 46 оныгы, 86 оныкчыгы бар.

– Шөкер, төрле милләт халыклары дус-тату булып, бик матур тормышта яшибез. Башка сугышлар булмасын, – дип ул йөрәк түрендәге иң изге теләкләрен дә җиткерде.

Озак еллар дәвамында үз йортларына ятимнәрне сыйдырган Фоминнар-Петровлар бүген күпмилләтле гаиләгә әверелгән. Алар чуаш, рус, татар, молдавия ризыклары әзерләп килгән иделәр.

Емельяновлар үз нәселләрен унберенче буынга кадәр белүләре белән горурланалар. Аларның нәселенә 300 ел.

Фестиваль сәхнәдә дәвам итте. Бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләде.
– Фестивальдә катнашучылар, бик зур әзерлек эше алып барып, шуның белән үзләренең гаилә тарихын саклыйлар һәм аны нәселләренә тапшыралар, – диде ул һәм район этабында җиңеп чыгачак гаиләгә алга таба да уңышлар теләде.

Аннан командалар үзләренең визит карточкаларын һәм иҗади чыгышларын күрсәттеләр. Аларны Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, Казан мәдәният институты вәкилләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде. Бүләкләгәнче аның рәисе Оксана Комиссарова буалыларның конкурска көчле әзеләнүләрен һәм җиңүчене ачыклыйсы җиңелләрдән булмавын билгеләп үтте. Бәйгене алга таба дәвам итү хокукы Идиятуллиннар-Мөлековларга бирелде. Икенче урында Емельяновлар, өченчедә Фоминнар-Петровлар гаиләләре. Аларга мактау грамоталары һәм сертификатлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев