Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада гриппка каршы препаратлар дефицит товарга әйләнгән

Соңгы вакытта - ОРВИ, грипп баш калкыткан мәлдә буалылар дәррәү даруханәләрне "штурмлый" башладылар. Иң зур сорау медицина битлекләренә, оксолин мазена, вируска каршы иң арзан препарат саналган даруларга. Ләкин нәкъ шул вакытта даруханәләрдә профилактика өчен беренчел мөһим препаратларга кытлык туган да. Нәрсәләр "югалган" без моны үзебез тикшереп карарга булдык. - Битлекләр,...

Соңгы вакытта - ОРВИ, грипп баш калкыткан мәлдә буалылар дәррәү даруханәләрне "штурмлый" башладылар. Иң зур сорау медицина битлекләренә, оксолин мазена, вируска каршы иң арзан препарат саналган даруларга. Ләкин нәкъ шул вакытта даруханәләрдә профилактика өчен беренчел мөһим препаратларга кытлык туган да. Нәрсәләр "югалган" без моны үзебез тикшереп карарга булдык.
- Битлекләр, оксолин мазе, ремантадин бармы?- дип кызыксындым шәһәрнең Жорес урамындагы 151 номерлы аптекада фармацевттан.
Битлек кенә барлыгын бел-гәч, бәясе белән кызыксынам. Моңа кадәр төргәктә өч данәлесе 11 сум гына тора иде, хәзер бер данәсе 7 сумнан кайтты,- диде ул. Чит илдән кертелгән препаратларга кытлык булмавын, менә-менә оксолин да кайтып җитәчәген белдерде.
- Битлекләргә, оксолин мазьларына соңгы вакытта сорау зур. Заказ бирәбез, складларда юк, - диде-ләр Ефремов һәм Арефьев урамнары тыкрыгында урнашкан даруханәдә. Мин сораган ремантадин урынына нәтиҗәсе зуррак булган чит ил препараты тәкъ-дим иттеләр. Олы кешегә аның белән 1 курс профилактик дәвалану 500 сумга төшәчәк. Ә вируска каршы үзебезнеке саналган дару белән -100 сумга. Шуннан кул сузымында гына урнашкан даруханә-дә дә вируска каршы беренчел товарлар булмады - битлекләрне, оксолин мазьларын көне-сәгате белән кырып-себереп сатып алалар, диделәр. Биредә миңа борын эченә сөртергә заманча препаратлар тәкъдим иттеләр. Алары исә оксолиннан өч тапкыр артыграк бәядән! Дистәгә якын даруханәле Буада оксолин мазен Ефремов урамындагы даруханәләрнең берсендә генә таптык.
- Калган булса, берничә көн элек кайткан иде,- дип сатучы аның да соңгылары булуын әйтте.
Чыннан да, вирустан саклагыч буларак кулланылучы беренчел препаратлар киштәләрдән юкка чыккан. Ә вируска каршы читтән кертелгән препаратларга кытлык күрмәдек. Аптекалар буйлап йөрүнең бер плюсы булуына инандык. Нинди даруны арзанрак бәягә сатып алып була икәнлеген ачыклыйсың. Чөнки бәяләрдә аерма бар.

Фото: www.stihi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев