Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада гыйнварда спорт мәктәпләре ничек эшли?

"Арктика"спорт мәктәбендә 1еннән 10ына кадәр тимераякларда шуарга мөмкин. Балалар анда иртәнге 9дан 12, өлкәннәр һәм шулай ук балалар 18дән 20 сәгатькә кадәр масса төсендә шуа ала. Прокат эшли. "Дельфин" спорт комплексы бассейнында шулай ук 1еннән 10 гыйнварга чаклы йөзәргә, тренажер залында шөгыльләнергә мөмкин. Аның ишекләре көн саен 8дән 20.30 сәгатькә...

"Арктика"спорт мәктәбендә 1еннән 10ына кадәр тимераякларда шуарга мөмкин. Балалар анда иртәнге 9дан 12, өлкәннәр һәм шулай ук балалар 18дән 20 сәгатькә кадәр масса төсендә шуа ала. Прокат эшли.

"Дельфин" спорт комплексы бассейнында шулай ук 1еннән 10 гыйнварга чаклы йөзәргә, тренажер залында шөгыльләнергә мөмкин. Аның ишекләре көн саен 8дән 20.30 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Наратлык урманындагы яктыртылган трасса чаңгы спортын яратучыларны көтә. Анда утлар иртәнге 6дан 7гә кадәр, кичен 16дан 22 сәгатькә кадәр кабыначак. Чаңгыларны "Юность" спорт мәктәбендә 8дән 18 сәгатькә кадәр прокатка алып булачак.

"Юность" спорт мәктәбендә 2сеннән 6 гыйнварга кадәр 16.00-20.00 сәгатьләр арасында спорт һәм тренажер залларында шөгыльләнергә мөмкин.

"Батыр" спорт мәктәбенең спорт заллары һәм өстәл теннисы залы 3еннән 6 гыйнвар көннәрендә 19дан 21 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев