Буада хәйрия концерты акчасы коррекция сыйныфларында укучылар өчен тапшырылды
Район мәгариф идарәсе ветеринария техникумы, медицина училищесы һәм "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте лидерлары белән берлектә әзерләгән "Күрәм, ишетәм, битараф кала алмыйм" дип исемләнгән концерт кичә район мәдәният йортында узды. Ул Татарстанда 7сеннән 14 сентябрьгә кадәр узучы "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" #ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН#БЕЗ БЕРГӘ дип исемләнгән иреклелек...
Район мәгариф идарәсе ветеринария техникумы, медицина училищесы һәм "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте лидерлары белән берлектә әзерләгән "Күрәм, ишетәм, битараф кала алмыйм" дип исемләнгән концерт кичә район мәдәният йортында узды. Ул Татарстанда 7сеннән 14 сентябрьгә кадәр узучы "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" #ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН#БЕЗ БЕРГӘ дип исемләнгән иреклелек акциясе кысаларында оештырылды. Анда мәктәпләр укучылары, студентлар, педагоглар, ветераннар үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Концертка килгән һәркем хәйрия акциясендә катнашып, шулай ук балалар кулы белән эшләнгән "оберегларны" сатып алып, авыр тормыш хәлендә калган, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм кулы суза алды. "Нечкәбил" республика конкурсы ярымфиналы призеры, үзе дә хәйрия чаралары оештыруда актив булган Ләйсән Сәмәрханова моннан да читтә калмады. Концерт вакытында барлыгы 7270 сум акча җыелды, ул М. Вахитов исемендәге гимназия коллективына андагы коррекция сыйныфларында укучы балалар өчен тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев